Татарстан республикасында "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты гамәлгә ашырыла
Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автоюлының 4 км озынлыктагы участогы «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча ремонтланачак.
Ремонтка 127 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Эшләр 5+208 чакрымнан-8+800чакрымга кадәр автомобиль юлы участогының сул як полосасында үткәрелә.
Бүгенге көндә вак таш-мастик асфальтобетоннан түбән катлам җәелгән, шулай ук 36,5 мең кв. метр мәйданда өске катламны урнаштыру һәм юл кырыйларын ныгыту планлаштырыла.
22 юл билгесе куелачак һәм тамга төшереләчәк.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа