Әлмәттә халыкара балаларны яклау көне уңаеннан территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә төрле чаралар узды
Урсалада балалар өчен бәйрәм үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов хәйрия ярдәме күрсәтте, чараны «Буровик» яшүсмерләр клубы һәм мәдәният йорты оештырды. Бәйрәмнең барлык кунаклары аквагрим һәм тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Фотозона оештырылды, балаларга татлы мамык өләштеләр. «Нефтьче» мәдәният йортыннан «Малина» ансамбле чыгышы концерт программасын бизәде.
17 территориаль иҗтимагый үзидарә дә балалар бәйрәмен спорт мәйданчыгында үткәргән.
12, 12 а территориаль иҗтимагый үзидарәсендә балаларны «Электрон» клубы һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, микрорайонда яшәүчеләр, музыка көллияте студентлары, «Соцветие» ансамбле котлады. Бәйрәм бик җылы, дустанә атмосферада үтте. Бәйрәм ахырында балаларны татлы ризыклар, соклар белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа