Әлмәттә балаларны яклау көне уңаеннан стритбол турниры узачак
Җәмгыять

Әлмәттә балаларны яклау көне уңаеннан стритбол турниры узачак

Чара 1 июнь көнне узачак.

1 июнь көнне шәһәр паркында "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән халыкара балалар көненә багышланган стритбол турниры узачак. Анда 2002-2009 елларда туган үсмерләр катнаша. 

 

Стритбол (ингл. Streetbal) - 1950 елларда АКШта  барлыкка килгән баскетбол төре. Гадәти баскетболдан уенчылар саны белән аерылып тора-алар 3, ә уен зонасы-бер генә боҗра булган ярты баскетбол кыры.