Әлмәттә «Безнең ишегалды» проекты буенча эшләр башланды
2022 елда Әлмәт районында 77 ишегалды төзекләндереләчәк.
Әлмәт районында «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру башланды. 2022 елда Әлмәт районында 77 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
"Быел ишегаллары саны азрак, әмма аларда эшләр зуррак. Шуңа бәйле рәвештә акча кертү шул ук дәрәҗәдә кала", - дип билгеләп үтте спикер.
Бүгенге көндә Гагарин ур., 9, Маяковский ур., 56, 58, Төзүчеләр проспекты, 49а адресы буенча урнашкан ишегалларында демонтаж эшләренә керешкәннәр, сишәмбе көнне Нефтьчеләр урамындагы 37, 43 һәм 45 нче йортларның ишегалларында эшләр башланачак.
Халык белән Клара Цеткин, 47, 49, Пушкин, 50, 52, Чехов, 31, Клара Цеткин, 29а, 31, шулай ук Рус Акташы авылының алты ишегалдында очрашу планлаштырылган.
Программа мәҗбүри эшләр җыелмасыннан торган ишегалларны комплекслы төзекләндерүне күздә тота: юлларга асфальт салу, гамәлдәгеләрен асфальтлау һәм яңа тротуарлар булдыру, эскәмияләр һәм чүплекләр урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру.
«Безнең ишегалды» программасы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа