Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

8 апрель көнне Ленин урамындагы уңайлы фатирында РФ Президенты, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, ветераннар советы, социаль яклау идарәсе исеменнән тыл хезмәтчәне Хәмдия Әгъләм кызы Миннекаева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән Совет аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова Хәмдия Әгъләм кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады: "Сезгә иң мөһиме-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгыз һәм оныкларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булуын телибез. Сез шундый кояшлы язгы көндә тугансыз, вакыйгаларга бай гомер кичергәнсез. Киләчәк тормышыгыз тыныч булсын".

 "Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Оныгыгыз, 2 оныкчыгыгыз бар. Сезгә зур рәхмәт һәм озын гомер телим", - дип теләде ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин.

«Баулюкс» компаниясе вәкилләре дә Хәмдия Әгъләм кызына җылы сүзләрен җиткерделәр.

Хәмдия Әгъләм кызы Миннекаева 1932 елның 8 апрелендә Азнакай районының Буралы авылында туа. Балачагы сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышының икенче көнендә әтисе фронтка китә. Хәмдия Әгъләм кызы һәм аның өч абыйсы әнисе белән кала. Сугышка карамастан, җидееллык мәктәпне тәмамлый. "Кышын укыдым, җәен басуда эшләдем", - ди ул үзе.

Кызганычка каршы, Хәмдия Әгъләм кызының әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Күршедәге балалар сугыштан әтиләрен каршы алган көнне ул әле дә күз яшьләре белән искә ала, ә әтиләре булмый. Аны рәсми рәвештә хәбәрсез югалган дип таныйлар. Шулай итеп, Хәмдия Әгъләм кызы тормыш авырлыкларын да, сугышны да, ачлыкны да, югалтуны да кичерә.

Мәктәптән соң ул Пермь шәһәренә бара, хәрби заводта эшли.

Әлмәткә 1966 елда күчеп килә һәм балчык порошоклары заводына (хәзер «Баулюкс»компаниясе) эшкә урнаша. "Мин үз Татарстаныма, Әлмәткә кайттым", - дип искә ала юбиляр.

"Әлмәттә мин балчык  заводында эшләдем. Хәзер дә миңа киләләр, минем хәлемне беләләр, рәхмәт әйтәләр. Онытмыйлар. Мин кайда кушалар, шунда эшләдем. Күбрәк компрессорда яки төяүдә эшләнелде", - ди Хәмдия Әгъләм кызы.

Кызлары Рәисәне тәрбияләп үстергән. Бүген 1 онык һәм 2 оныкчыкның әбисе ул. Завод биргән фатирда берүзе яши. «Күчәргә бөтенләй теләми, гәрчә мин аны үзенә чакырсам да. Ул, яшенә карамастан, мөстәкыйль. Үзе әзерләп ашый, үзе барысын да эшли», - ди Хәмдия Әгъләм кызының кызы Рәисә.

90 яшендәул бәйли дә, чигә дә. Ә җәй саен урманга җиләк-җимеш артыннан йөри. Кышка тәмле кайнатма өчен бер генә чиләк булса да җыярга тырыша.

Авыр сугыш чорына туры килгән балачагы, югалту һәм тормыш авырлыклары әбине сындырмый. 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса