Юлларда

«Каршы як полоса»: Үлемгә китергән кагыйдә бозуларга каршы махсус рейд

Татарстанда ел башыннан каршы як полосага чыгу аркасында 58 кеше һәлак булган. Куркыныч статистиканы киметү максатында, 26 августка кадәр республикада махсус рейд бара, ә кагыйдә бозучыларга зур штрафлар яки иректән мәхрүм итү яный.

Быелның 7 аенда Татарстанда каршы як полосага чыгу белән бәйле 112 һәлакәт теркәлгән, 58 кеше вафат булган, 172 кеше зыян күргән. Әлмәт районында гына да узып китү (обгон) кагыйдәсен бозу 5 кешенең гомерен өзгән.

Әлеге куркыныч очракларны булдырмау өчен, агымдагы елның 13-26 август көннәрендә республикада «Каршы як полоса» профилактик рейды үткәрелә.

Исегездә тотыгыз: тоташ сызык булганда, күперләрдә, борылышларда, күз күреме чикләнгән урыннарда һәм «узып китү тыела» билгесе астында узып китү катгый тыела!

Җәза чаралары:

  • • Беренче тапкыр бозган өчен:5000 сум штраф яки 4-6 айга хокукларыннан мәхрүм итү.
  • • Кабат бозган очракта: 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.
  • • Элек җәза алганнан соң кабат тотылсаң: 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү (җинаять эше кузгатыла).

Юлларда сак йөрегез, дип кисәтә автоинспекторлар. Фото:нейрочелтәр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм игътибарлы булырга чакыра. Якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз!