Татарстанның торак инспекциясе хокукы бозуларны ачыклавын дәвам итә.
Әлмәттә «ЖЭУ-3» идарәче компаниясе түбәдән су агып тору сәбәпле суд каршында баса. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте. Тимирязев урамындагы 18 нче һәм Шевченко урамындагы 3 нче йортларда ремонт вакытында башкарылмаган. Хәзер бу фактлар буенча материаллар судка тапшырылды.
Моннан тыш, «Новация» идарәче компаниясе 31 августка кадәр Белоглазов урамындагы 117 нче йортта су агымын тәртипкә китерергә һәм түшәмнәрдәге дым эзләрен бетерергә тиеш.
Дәүләт торак инспекциясе бер атна эчендә Татарстанның идарәче компанияләренә барлыгы 790 мең сум штраф салган. Инспекторлар 68 йортны тикшергән һәм 143 хокук бозуны теркәгән.