Әлмәттә яңа билгеләнү
Әлмәттә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе билгеләнде.
Ул-Котбиев Илшат Камил улы.
14 мартта шәһәр һәм район активының иртәнге планеркасында район башлыгы Тимур Нагуманов яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итте.
2022 елның 10 мартыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп Котбиев Илшат Камил улы билгеләнде. Элегрәк ул Әлмәт районы башкарма комитетының иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы вазифасын башкарган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа