Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйнвар аенда Әлмәт урамнарыннан 6000гә якын КамАЗ кар чыгарылган

Бу күрсәткеч узган еллар белән чагыштырганда рекордлы булып тора.

Гыйнвар аенда Әлмәт урамнарыннан «ГУАД» МУП 6000гә якын КамАЗ кар чыгарган. Бу күрсәткеч, узган еллар белән чагыштырганда, рекордлы булып тора, дип билгеләп үтте инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

"Быел кар чистарту бик актуаль тема булып кала бирә, чөнки кыш бик карлы булды. Соңгы көчле кар яву безнең барлык хезмәтләрне дә актив эшләргә мәҗбүр итте.  Эш тәүлек әйләнәсе алып барыла", - диде ул.

Шулай ук идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен кардан чистарту эшләрен дәвам итәләр. Гыйнвар аенда 355 ишегалды чистартылган. Тулаем алганда, алар территориясеннән 1,2 меңнән артык КамАЗ кар чыгарылган һәм 40 берәмлек техника җәлеп ителгән.


Шулай ук күпфатирлы торак йортлардагы 520 түбә боздан һәм кардан чистартылган — әлеге эш көннәр җылыну сәбәпле берничә тапкыр башкарылган.

«Исегезгә төшереп китәм, ишегалларны җыештыру буенча сорауларыгыз булса, "Ачык Әлмәт“ хезмәтенә 000 яки 8 (8553) 000  шалтыратырга кирәк. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаковның инстаграмына да язарга була», – дип нәтиҗә ясады Нагуманов.

 

 

 

 

Фото: шәһәр автомобиль юллары идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса