Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

Барлык сорауларны да район башлыгы үзенең контроленә алды.

11 гыйнварда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлмәттә яшәүче бер хатын-кыз фатир мәсьәләсен күтәрде. Проблеманың асылы социаль ипотека килешүләре буенча сроксыз найм шартларында яшәү мөмкинлегеннән гыйбарәт иде. Әлеге мәсьәлә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, Башкарма комитетның Торак фонды белән идарә итү бүлеге  белән берлектә каралды.

Бинаны үзгәртеп планлаштыруны килештерү үтенече белән Әлмәттә яшәүче  мөрәҗәгать итте. Әгәр килештерү мөмкин түгел икән, ул муниципаль милек реестрыннан башка бина бирү мөмкинлеген карауны сорады.

Барлык сораулар да Тимур Нагумановның шәхси контроленә алынды. Тиешле хезмәтләргә аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү йөкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса