Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татнефть Казахстанда проектларны дәвам итә, белгечләр штат режимында эшли

...

"Казахстанда KamaTyresKZ шина заводын төзү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Вәзгыять кискенләшкән чорда без Россия тышкы эшләр министрлыгының һәм җирле хакимият органнарының барлык рекомендацияләренә буйсындык. Бүген безнең белгечләр штат режимында эшли", - дип хәбәр итте "Татнефть" вәкиле.

Тагын бер проект-Атырау өлкәсендә «КазМунайГаз» НК белән берлектә  каучуклар җитештерү.  "Татнефть" билгеләп үткәнчә, әлегә яклар үзара хезмәттәшлекнең база шартлары турында килешү төзегәннәр һәм уртак предприятие булдырганнар.

"Проект яклар арасында килештерелгән график буенча гамәлгә ашырыла. Бу этапта «Татнефть» белгечләре Казахстан территориясендә әлеге проект буенча эшләми", – дип билгеләп үтте компания вәкиле.

 

Фото: @almet_times

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса