Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «АгроНТИ — 2021» бөтенроссия конкурсының финал ярышлары узачак

4-5 сентябрьдә Әлмәттә инженерлык лицее базасында «АгроНТИ — 2021» бөтенроссия конкурсының финал ярышлары узачак.

Авыл җирлекләренең һәм кече шәһәрләренең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Агро НТИ-2021» (алга таба — Конкурс) бөтенроссия конкурсы фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба — Фонд) Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә оештырылды.

Мәктәп укучылары арасында түбәндәге юнәлешләр буенча  Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратлары, автомат идарә системалары), Агрохоталар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары), АгроКосмос (космик фотоларны һәм авыл хуҗалыгын цифрлаштыруда веб-ГИС технологияләрен куллану), АгроМетео (һава торышын фаразлау, һава архивын булдыру, аналитика), АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларының корткычларыннан биологик яклау методлары) юнәлешләре буенча ярышлар уздырылачак.

 

2021 елда Әлмәттә узачак финал ярышларында 180 кеше катнашачак. Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, Самара һәм Саратов өлкәләреннән, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан сайлап алу турларында җиңгән  катнашучылар киләчәк. 2021 елның февралендә «АгроНТИ — 2021» Бөтенроссия конкурсының читтән торып катнашу этабы старт алды (алга таба Конкурс). РФнең 19 агровузы мәйданчыкларында узган конкурсның сайлап алу этапларында 62100 авыл укучысы, шул исәптән Татарстан республикасыннан 8 493 кеше катнашты.

Конкурс шартлары буенча финаллар өч мәйданчыкта узачак:

-04-5 сентябрь Әлмәт шәһәрендә,10-11 сентябрьдә Белгород шәһәрендә, 23-24 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә.

 

Ярыш нәтиҗәләре буенча 90 җиңүче сайлап алыначак, алар конкурсны оештыручылардан истәлекле бүләкләр алачак.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечлекләрнең абруен популярлаштыру, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр белән танышу, яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итү максатларында конкурс экспертларыннан, яшьләр министрлыгы вәкилләреннән, мәгариф учреждениеләре һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләре җитәкчеләреннән, авыл җирлекләре башлыкларыннан эшлекле программа (фәнни-популяр, фәнни лекцияләр, мастер-класслар) каралган.
 

 

 

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса