Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чехова урамымы, әллә Сөләймановмы?

Узган атнада Әлмәт муниципаль районы хакимиятендә элмә такталарның, урам исемнәренең татар телендә язылышы хакында киңәшмә узды.

Февраль аенда муниципаль районның рәсми сайты «Әлмәттә яшәүчеләр «Халык контроле»нә элмә такталардагы һәм күрсәткечләрдәге хаталар турында хәбәр итә ала» дигән хәбәр салган иде. Чөнки Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе 2021 елның 1 сентябренә кадәр бәйге игълан итте һәм бу хакта күбрәк мәгълүмат биргән кешене кыйммәтле бүләк көтүен җиткерде.

Шәһәрдәге хаталы элмә такталар, урам исемнәре хакында газета битләрендә без дә яктыртырга тырышабыз. Мәскәү дәүләт университетында укучы милләттәшебез, Лениногорск егете Тәлгать Хөснетдинов безне уздырган. Ике атна эчендә ул Әлмәттәге хаталы һәм бары тик рус телендә генә язылган 348 элмә тактаны, урам исемнәрен, төрле күрсәткечләрне рәсемгә төшереп халык контроленә юллаган. Шушы уңайдан шәһәр хакимиятендә аппарат җитәкчесе Роза Әфләтунова киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә коммуналь хезмәтләр, экология департаменты, Роспотребсоюз, сәүдә, транспорт һ.б. оешма вәкилләре бар иде. Әлбәттә, бер генә оешма вәкиле дә «ник кирәк?» дигән сүз әйтмәде. Ни дисәң дә, Президент кушкач, эшләми ярамас. Югыйсә ул элмә такталарны, урам исемнәрен дә СССР вакытында язмаганнар инде, ә икетеллелек турында закон кабул ителгәннән соң. Җаваплы җитәкчеләр законнар белән таныш булмаган, күрәсең?!

Күпчелек фотоларда Чехов урамында урнашкан оешмаларның алтакталары һәм шәһәрнең кайбер урам исемнәре чагылыш таба. Шулай ук Белоглазов, Сөләйманова, Фәхретдин урамнарындагы элмә такталар да кадрга эләккән. Гомумән, халык контроленә мөрәҗәгать итүче бик грамоталы эш иткән.

Хаталарны төзәтү, булмаган очракта татар телендә язу өчен тиешле оешма җитәкчеләренә 2 атна вакыт бирелде. Әлбәттә, һәр оешма билгеле бер реклама агентлыгында эшләтә ул элмә такталарны. Тик, бер әйберне кат-кат эшләмәс һәм бер стильне саклау өчен, ул тәрҗемәләрне башта белгечләрдән эшләтеп алсалар дөресрәк булыр иде.

Киңәшмә барышында аппарат җитәкчесе Роза Әфләтунова мондый фотогаепләүләрнең алга таба да булачагын искәртте. Студент, әзрәк ял иткәннән соң, Гагарин урамыннан узарга мөмкинлеген җиткерде. Аннан соң шәһәр хакимиятенә кереп чыгарга да ерак калмый. Чөнки хакимият фойесында да бер кәлимә татарча язылган язу күрмәссең. Оешмалар үзләренең алтакталарын хатадан арындырганда, бәлки хакимият бинасы фойесында да мәгълүмати такталарны ике телдә язаргадыр. Башта хакимият үрнәк күрсәтсә, башкалардан таләп итәргә дә урынлы булыр.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса