Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш бирүче көне узды

4 февральдә шәһәренең «Работа России» кадрлар үзәгендә «АЛНАС» оешмасы катнашында «Эш бирүче көне» узды.

Анда  эшсез һәм эш эзләүче гражданнар предприятиенең кадрлар хезмәте белән очрашты.  Ярминкәдә катнашучылар тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Оешманың кадрлар хезмәте вәкиле чарада катнашучыларга эш шартлары, кандидатураларга таләпләр турында сөйләде.


Ярминкәдә программа белән идарә итүче станоклар операторы, инженер-технолог, инженер-конструктор, кран машинисты, технологик җиһазлар буенча слесарь-ремонтчы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, ОТК контролеры, стропальщик, бораулаучы, токарь һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.


 19 әлмәтле кабат әңгәмәгә юллама алды. Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә 40 кеше булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса