Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть"тә яңа билгеләү

«Татнефть» компаниясенең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология идарәсе начальнигы итеп Александр Федорович Алчинов билгеләнде.

Ул 1967 елда Башкортстанның Бакалы районы Боҗыр авылында туган.
1993 елда Уфа нефть институтының «Технологик процессларны һәм производствоны автоматлаштыру» белгечлеге буенча, 2003 елда халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны яңадан әзерләүнең Президент программасы буенча КГУны тәмамлый.
1993-2004 елларда «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор, мастер, инженер-технолог, 1 нче цех начальнигы урынбасары, ЦДНГ-3, сожрак ЦДНГ-1 начальнигы булып эшли.
2004-2005 елларда - «Шешмаойл» ААҖнең матди-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары.
2005-2009 елларда - «Әлмәтнефть» идарәсенең табигатьне саклау буенча баш инженер урынбасары.
2009-2014 елларда - коррозиягә каршы көрәш һәм табигатьне саклау буенча баш инженер урынбасары — «Әлмәтнефть» идарәсе бүлеге начальнигы.
2014 елдан башлап «Татнефть»тә яңа вазифага билгеләнгәнче «Сервис ННК» ҖЧҖ генераль директоры булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса