Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МЧС янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне таләп итә

Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк.

МЧС янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне таләп итә:
- электр челтәрләрен артык йөкләмәгез;
- электр үткәргечләрнең һәм башка төрле җиһазларның төзеклек торышын күзәтегез;
- өйдә тәмәке тартмагыз;
- биналарны җылыту өчен үзегез ясаган корылмаларны һәм ватык 
җылыткыч приборларна кулланмагыз;
- кабызган килеш электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз;
- балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз;
- йортта батарейкалардан автоном рәвештә эшләүче янгын турында хәбәр итә торган җайланма урнаштырыгыз.
Төтен чыкканда алар кискен тавыш чыгара – игътибар җәлеп итү өчен яки йоклаганнарны уятыр өчен шактый шау-шу куптара.
Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!

Янгын килеп чыкканда кичекмәстән коткару хезмәтенең «01», «101» телефоннарына шалтыратып адресыгызны һәм фамилиягезне хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса