Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР халкы ноябрьдә өстәмә ике көн ял итәчәк

Бәйрәмнәр алдыннан эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. „Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ гы ТР Законы нигезендә, 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә республикада ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса