Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиядә беренче имтиханнар бирә башладылар

Бүген Россиядә география фәненнән сынау рәвешендә узган имтиханнан БДИның төп дулкыны башланды.

 

Тик бүгенге сынау имтиханы балалар өчен түгел — оештыручылар өчен иде. Имтихан бирүчеләр арасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та булды. ⠀

Быел Татарстанда имтиханнар 83 пунктта кабул ителәчәк. Бинага кергәндә медицина хезмәткәрләре барлык катнашучыларның һәм оештыручыларның контактсыз гына тән температураларын үлчәячәк. Катнашучылар арасында ераклык 1,5 метрдан ким булмаска тиеш, парта артында утыру зигзаг формасында булачак. Имтихан бирү бүлмәләре дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртелеп, җилләтеләчәк.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса