Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең балалар бакчаларна Монтессори төркемнәре барлыкка киләчәк

Агымдагы елда Әлмәтнең 4 балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын яхшырту проекты кысаларында Мария Монтессори методикасы буенча белем бирүче төркемнәр ачылачак

Шәһәрнең 44 нче балалар бакчасы “Татнефть" компаниясе проектында 2017 елдан бирле катнаша. Аның нәтиҗәләрен хәзер үк күрергә була. 
“Балаларда кызыксыну уянды. Алар хәзер бер-берсенә сорау бирергә оялмыйлар”, - дип уртаклаша бакча мөдире Елена Макарова. 


“Программаның әһәмиятле күрсәткече - педагогларның һәм мөдирләрнең үз инициативалары белән чыгулары, учреждениеләрнең үзара мөнәсәбәте һәм тәҗрибә уртаклашуы, - дип билгеләп үтә проект кураторы Елена Есина. 

2020 ел дәвамында педагогларны укытуны тәэмин итеп, шәһәрнең 30, 34, 44 һәм 46 нчы балалар бакчаларында Монтессори төркемнәре барлыкка киләчәк. 

Укыту программасын сайлау ата-аналар хокукында калачак.  Шулай ук компания шәһәрнең барлык балалар бакчаларын да агач конструкторлар белән тәэмин итәргә җыена/

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса