Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучыларын дистанцион укыту мәсьәләсенә ачыклык кертелде

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская белән элемтәгә кереп, укучыларның каникуллары, БДИның ничек узачагы һәм дистанцион укыту турында сөйләште.

Ирина Павловская хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да дистанцион эшләүгә күчү планлаштырылмый. Балалар бакчаларында көн саен авырып китүчеләр санының мониторингы үткәрелә - бу тәрбияләнүчеләрнең гомуми санының 1,4% ы, ә мәктәпләрдә - 4,5-4,8%. Мәктәп укучыларының көзге каникуллары 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр булачак.

Бу вакытта мәктәп яны лагерьлары эшен оештыру каралган: баланы анда йөртү өчен ата-аналар түләве 175 сум тәшкил итәчәк. Быел программа үзенчәлекле: киберкуркынычсызлык, яшьтәшләр белән хезмәттәшлек, шулай ук булинг белән эшләү нигезләре өйрәтеләчәк.

БДИ тапшыру мәсьәләсе дә актуаль. Дәүләт имтиханын тапшыру мөмкинлеге йомгаклау иншасын уңышлы язуга бәйле. Беренче тапкыр язып булмаса, аны тагын ике тапкыр язып карау мөмкинлеге бирелә: февраль һәм май айларында. Быелгы кебек үк, аттестат алу өчен ике төп имтихан - рус теле һәм математика (база) тапшырырга кирәк. 1 февральгә кадәр мәктәп директоры исеменә имтихан тапшыру өчен мәктәп укучысы тарафыннан нинди фәннәр сайлануы турында гариза язарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса