Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр «Дус сыйныф серләре» республика бәйгесендә катнаштылар

Конкурсның максаты - мәктәп укучыларын тәрбияләү мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.

«Дус сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары республика конкурсының финалы узды. Әзерлек 2023 елның сентябрендә башлана. 17 нче мәктәп командасы башта муниципаль этапта алтын медаль ала. Аннары зона этабы һәм ярымфинал үтә, анда укучылар һәм ата-аналар 2 урын яулыйлар. Ә финалны Лаешта оештырдылар. Биредә бөтен республикадан 18 команда катнашты. 17 нче мәктәп командасы «иҗади караш» номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса