Әлмәттә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы башланды
21 нче мәктәптә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабын ачу тантанасы булды, анда бөтен Әлмәт районыннан яшь патриотлар җыелды.
Әлмәттә «Аҗаган 2.0»хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы башланды
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова мөрәҗәгать итте.
«Бу уен гына түгел, бу үзеңнең иң яхшы сыйфатларыңны күрсәтү, командада эшләргә өйрәнү мөмкинлеге. Бүген бирегә иң кыю, көчле, җитез һәм максатчаннар җыелды. Сез – безнең горурлыгыбыз!"- диде Гүзәл Хәбетдинова.
Мартта узган шәхси ярышлар этабыннан соң командалар отряд ярышларында үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтү өчен җыелдылар. Муниципаль этапта 16 өлкән звено командасы, барлыгы 160 яшь әлмәтле катнашты.
12 апрельдә узачак «Аҗаган 2.0»дә кече һәм урта звеноларкатнашыр дип көтә. Бу көнне 100 катнашучыдан торган 10 команда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Муниципаль этапта җиңү яулаган команда Алабуга шәһәрендә узачак хәрби-патриотик уенның зона этабында Әлмәт исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булачак.
Масштаблы чараны «Берсерк» хәрби-патриотик клубының актив ярдәме белән «Беренчеләр» хәрәкәте оештыра. Гүзәл Хәбетдинова шулай ук уенны үткәрү этаплары белән танышу һәм яшь катнашучыларга ярдәм итү өчен 21 нче мәктәптә булды.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа