Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балаларны татар теленә өйрәтүче яшь белгечләр өчен түгәрәк өстәл узды

Анда эш кәгазьләрен, планнарны дөрес төзү, белем бирү эшчәнлеген оештыру буенча методик киңәшләр бирелде.

23 март конне 36 нчы балалар бакчасында база мәйданчыгы кысаларында балаларны татар теленә өйрәтүче яшь белгечләр өчен түгәрәк өстәл узды.

Очрашуның практик өлешендә балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләре Усманова Р.М., Мурдагулова В.Р. үзләренең авторлык уеннары белән осталык дәресе үткәрделәр.

"Тәрбиячеләр "Салават күпере" республика балалар журналы уздыра торган онлайн рәсем дәресендә катнаштылар. Соңыннан "Ачык микрофон" вакытында һәркем үзенең фикерләре һәм теләкләре белән уртаклашты", - дип хәбәр итә районның мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.

 

 

Фото: милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса