Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучыларының яңа ел каникуллары озая?

Татарстанда салкыннар сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкин.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә.

Шулай итеп, -23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда, ә -25 градус булганда шәһәрдә башлангыч сыйныфлар һәм авылда 5-9 сыйныфларда дәресләр кичектерелә.

-30 градус булганда, авыл мәктәпләрендә, ә -32 градус булганда, 10-11 сыйныф укучылары укымаячак.

Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы -3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы -10 градустан түбән булмаска тиеш.

Министрлык һава температурасы -25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә киңәш итә.

Мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителә.

Искәртик, бүген республикада -32 градуска кадәр салкын һәм бозлавык фаразлана. Казанда бәйрәм чараларын кичектерделәр. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлауларынча, көннәр җылытмаячак. Киресенчә, 7-10 гыйнварда төнлә -25..-32 градуска кадәр салкын, ә урыны белән һава температурасы -37 градуска кадәр төшәчәк.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса