500гә якын әлмәтле беренче көнне рус теле буенча БДИ тапшырды
Әлмәт районында барлыгы 959 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән БДИ тапшырган.
Мәктәп укучыларының БДИ тапшыру вакыты башланды. Әлмәт районында барлыгы 959 укучы БДИ тапшыра, дип сөйләде район башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналда туры эфир вакытында.
30 майда – рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 497 укучы, 31 майда-462 укуч тапшырды. 2 июньдә профиль математика буенча имтихан узачак, аны 494 укучы тапшырачак. 3 июньдә база математика буенча имтихан узачак, аны 465 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак.
"Сезгә уңышлар телибез, сез барысын да булдырасыз. Борчылмагыз, дулкынланмагыз һәм бу мөһим этапны уңышлы тәмамлагыз", – диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа