Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 593 укучы җәмгыять белеме буенча төп дәүләт имтиханын тапшырды

Унберенче сыйныф укучылары әлегә география, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан тапшырганнар.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры дәвам итә. Быел Әлмәт районында барлыгы 3 меңгә якын бала имтихан тапшыра, шуларның 960ы – 11 сыйныф укучылары. Шәһәрдә төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча 3 пункт һәм БДИ өчен 3 пункт эшли.

 27 май көнне, 593 укучы җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырды. Инде тугызынчы сыйныф укучылары өчен чит телләр һәм математика буенча сынау чоры узды. Ә унберенче сыйныф укучылары әлегә география, әдәбият һәм химия буенча гына имтихан тапшырды. 30 һәм 31 майда аларны рус теленнән БДИ көтә.

Быел яңалыклар да бар. Элек биремнәр пакетларда иртә белән  бирелә иде. Әмма хәзер барысы да аудиториядә бастырыла.

«Хәзер без якланган каналлар буенча контроль-үлчәү материаллары алабыз. Алар балалар алдында турыдан – туры аудиториядә бастырыла һәм балалар үз эшләрен башкарганнан соң, эш сканерлана һәм якланган канал буенча китә», - дип хәбәр итте район мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская.


Иң еш математика, рус, җәмгыять белеме, физика, информатикадан имтихан тапшыралар. Иң сирәк әдәбият һәм географияне сайлыйлар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса