Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә 253 сыйныф карантинга ябылган

Биш меңнән артык бала дәвалана.

"Икенче ай инде авыруларның иң арткан вакытында эшлибез. Аннары мәктәп каникуллары авыручылар артуны бераз өзде. Тик укучылар каникулдан укуга чыккач, авырулар саны акрынлап үсә башлады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары да авырый", - дип сөйләде поликлиниканың баш табибы урынбасары Тамара Черемисина шәһәр мэры Тимур Нагуманов белән бергә туры эфирда.

Табиб авыру балалар санының 60% ы-мәктәпкә йөрүчеләр, дип аныклады. Шәһәр мэры сыйныфларны карантинга ябу вирус таралуга каршы көрәш өчен иң дөрес карар дип өстәде.

"Мондый тәҗрибә 21 мәктәптә үзен яхшы күрсәтте инде. Алга таба без дә бу форматта эшләячәкбез", - дип нәтиҗә ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса