Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «АгроНТИ-2021» бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар

5 сентябрьдә авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләренең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Әлмәт шәһәренең Инженер лицее мәйданчыгында АгроНТИ-2021 бөтенроссия конкурсы тәмамланды.

Россиянең 6 регионыннан 190 катнашучы 5 юнәлеш буенча көч сынашты:

— Агроботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары):

1 урын-Башкортостан Республикасы,

2 урын-Саратов өлкәсе,

3 урын-Пермь крае;

— АгроКосмос (космик фотоларны һәм веб-ГИС технологияләрен АПКда куллану):

1 урын-Башкортостан Республикасы,

2 урын-Пермь крае,

3 урын-Ставрополь крае;

- АгроМетео (һава торышын фаразлау, һава архивын булдыру, аналитика):

1 урын-Самара өлкәсе,

2 урын-Саратов өлкәсе,

3 урын-Татарстан Республикасы;

- Агрокоптерлар (авыл хуҗалыгында бурычларны хәл итү өчен пилотсыз очу аппаратлары куллану):

1 урын-Башкортостан Республикасы,

2 урын-Пермь крае,

3 урын-Саратов өлкәсе;

- АгроБио (авыл хуҗалыгы культуралары авыруларыннан һәм корткычларыннан биологик яклау алымнары):

1 урын-Пермь крае,

2 урын-Башкортостан Республикасы,

3 урын-Самара өлкәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса