Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт "Кванториум"ында шөгыльләнүчеләр "Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионатында өченче урынны яуладылар

Ярышлар Уфада август азагында, төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт һәм логистика, мәгариф кергән 105 компетенция буенча узды.

14-16 яшьлек яшүсмерләр 51 компетенциядә үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Илнең 76 төбәгеннән 2 меңгә якын катнашучы килгән. Әлмәттән «Кванториум» балалар технопаркы тәрбияләнүчеләре Камил Галләмов һәм Булат Кирамов Татарстан республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясадылар һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү – юниорлар» компетенциясендә «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында өченче урынны яуладылар.

Аларның «IT-квантум» юнәлеше буенча остазлары Эмиль Халлилов билгеләп үткәнчә, егетләр һәм кызлар мондый нәтиҗәләргә узган елның сентябрь аеннан бирле барган. Нәкъ менә шул вакытта алар үзләре өчен яңа булган виртуаль һәм өстәмә чынбарлык өлкәсенә чума башлады. Ике ай эчендә алар бик күп материалны үзләштереп, кәрәзле телефон өчен кушымталар эшли башлыйлар. Шулай итеп, ноябрьдә Камил Галләмов һәм Булат Кирамов «Яшь профессионаллар» чемпионатының республика этабын уздылар һәм Татарстан республикасы җыелма командасына керделәр. Эмиль Хәлилов шулай ук укучыларының беренче өчлеккә керәчәгенә бер генә минут та шикләнмәдем, диде:

– Алар көн саен диярлек сигез айлап шөгыльләнделәр һәм бу өлкәдә белгечләр булдылар. Хәзер егетләр төрле бурычларны үти алалар һәм «Яшь профессионаллар» конкурсында зурлар категориядә катнашырга планлаштыралар.

Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча беренчелекнең абсолют чемпионы дип Мәскәү җыелма командасы танылды. Медаль зачеты нәтиҗәләре буенча һәм 700 баллы шкала буенча регион позициясен исәпкә алып, Татарстан Республикасы беренче урынны алды. Икенче урынны Башкортстан Республикасы һәм Санкт-Петербург командалары бүлеште. Өченче урынны Мәскәү өлкәсе алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса