Бүген Әлмәттә ике яшүсмерләр клубы ачылды
Аларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика программасы кысаларында капиталь ремонт ясалды.
«Графит» һәм «Воменте» яшүсмерләр клублары беренче килүчеләрне кабул итте инде.
⠀
Эш нәтиҗәләрен карарга Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде.
⠀
Ул педагоглар һәм клубларда тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Үз чиратында балалар тамашачыларны бию һәм флешмоблар белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа