Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "СОлНЦЕ" мәктәбе ачарга планлаштыралар

«СОлНЦЕ» тикшеренү, проект, фәнни һәм иҗади эшчәнлек алып барырга сәләтле укучыларны әзерли.

19 августта Әлмәт шәһәрендә «СОлНЦЕ» мәктәбенә нигез салучы һәм директоры Шмаков Павел Анатольевич укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашачак. Очрашуда шулай ук мәктәпнең хәзерге укучылары да катнашачак.

Очрашу урыны: "Нефтьче" мәдәният сарае, очрашу вакыты: 18.00-21.00 сәгать.

Махсус олимпиада-фәнни үзәк  - интеллектуаль мавыккан балалар өчен типлаштырылмаган муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе.

Укучылар белән мавыгучан югары белемле р һәм күренекле укытучылар: педагоглар, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре эшли.

Укучылар өчен сынау имтиханнары 20-21 августта «Кванториум» балалар технопаркы базасында 10.00 сәгатьтә узачак:

5,6,7 сыйныф укучылары математика, рус теле, эвристикадан (логик бурычлар һәм башваткычлар) имтихан тапшырачак.

8 сыйныфлар математика, рус теле + профильле (теләк буенча) имтихан тапшырачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса