Әлмәттә мәгариф өлкәсе вәкилләре очрашты
Әлмәт дәүләт нефть институты коллективы шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, мәгариф идарәсе, «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән очрашуы үткәрде.
Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты.
Чара институтның шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлеген активлаштыру һәм институт базасында мәктәп тәмамлаучыларны алга таба укыту мөмкинлеге максатыннан үткәрелде.
Катнашучылар өчен нефть институты лабораторияләре һәм аудиторияләре буенча махсус экскурсия оештырылды.
Институтның төп кафедраларында булганнан соң Нагуманов: "Институт шәһәрнең барлык белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлеккә әзер. Шәһәрнең кайбер мәктәпләре нефть институты белән хезмәттәшлек итә, хәзер безнең бурыч - бу мәсьәләгә системалы якын килүне тәэмин итү", - диде.
Очрашу БДИдә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм «Татнефть» компаниясе стипендиясенә лаек булган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән өчен гомуми белем бирү оешмаларының директорларын һәм педагогик коллективларын бүләкләү белән тәмамланды.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа