Әлмәттә “Бала - төп пассажир” акциясе узды
4 февральдә шәһәрнең 8 нче “Умка” балалар бакчасында ”Бала - төп пассажир! ” акциясе узды.
“Юл хәрәкәте иминлеге”нең территориаль идарәсе профилактика бүлеге башлыгы Лилия Мөнир кызы Рафигуллина, автоинспекция хезмәткәре Ләйсән Нурсәгыйт кызы Демьянова катнашында узды әлеге акция.
Чара балаларның юл-транспорт травматизмы проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен тотып калучы җайланмаларны куллану зарурлыгына юнәлтү максатыннан үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа