Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җырчы Алсу Россиянең атказанган артисты булды

Тумышы белән Бөгелмәдән булган җырчы Алсуга мактаулы исем билгесен Россия мәдәният министры Владимир Мединский тапшырды.

Алсу буларак билгеле булган җырчы Алсу Абрамова Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Җырчы Алсу Абрамова “Россиянең атказанган артисты” күкрәк билгесен Россия мәдәният министры Владимир Мединский кулыннан алды”, - дип хәбәр итә агентлык.

Алсудан тыш актерлар Максим Матвеев һәм Станислав Дружников, Зур театр вокалисты Агунда Кулаева һәм җырчы Инна Маликова Россиянең атказанган артистлары булды.

  • Җырчы Алсу 1983 елда Бөгелмә шәһәрендә туа. Музыкаль карьерасы 1998 елда, 15 яшь тулгач башлана.
  • 2000 елда җырчы “Евровидение” музыкаль бәйгесендә Россияне тәкъдим итеп, Solo җырын башкара. Ул анда икенче урынга лаек була.
  • Алсу дискографиясендә ун альбом бар. “Зимний сон” һәм “Иногда” җырлары аның визит карточкасы булып тора.
  • 2000 елда Алсу Татарстанның атказанган артисты исемен алды. Ә ун елдан соң ул республиканың халык артисты булды.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса