Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җәйге кәеф тудыручыларга рәхмәт!

«Мәдәни мохит» проектының җәйге сезоны тәмам. Майдан башлап сентябрь ахырына кадәр җомга, шимбә көннәрендә шәһәр урамнарына җырлы-моңлы сәлам юллаган мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре билгенең иң югарысына лаек. Шушы көннәрдә драмтеатр бинасында иҗади проектка нәтиҗәләр ясалды һәм чараларны гамәлгә ашыруда үз өлешләрен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары, сертификатлар тапшырылды. Алар арасында «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе коллективы да бар.

Әлмәт халкыннан бигрәк читтән килүчеләр шәһәр урамнарындагы җанлы манзараны күреп, һәрчак шакката. Бер генә урында да түгел, берничә мәйданчыкта, узган елдагы кебек шимбәдә генә түгел, ике көн дәвамында чаралар гөрләп тора. Әлмәтлеләр исә бу кадәр затлы кичләргә күптән күнекте: артистларның ниндиләре генә чыгыш ясамый, балалар өчен оештырылган уен-бәйгеләрнең төрлелеге гаҗәпләндерә.

Моннан берничә ел элек старт алган «Мәдәни мохит» нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге ярдәме белән булдырылды. «Татнефть» компаниясе һәрвакыттагыча бик тә урынлы проектка башлангыч биргән булып чыкты. Тамашачы өчен ул ял итү чарасы булса, балаларга үзләрен сынау өчен менә дигән мәйданчык, үзешчәннәргә сәләтләрен күрсәтү, исемнәрен таныту урыны, бәлки зур сәхнәгә чыгу өчен әһәмиятле адымдыр, танылган артистларга халык белән якыннан аралашу мөмкинлеге. Боларның барысын да оештыручы мәдәният идарәсе хезмәткәрләре исә әлмәтлеләрне җыр-моңга җәлеп итү, шул рәвешле күңелләрне яктырту, сафландыруны максат итеп куя һәм, әлбәттә, моңа ирешә дә. Җырсыз яшәү түбәсез йортта торуга, тозсыз ашка тиң диләрме әле?! Әлмәтлеләр күптән «түбәле» һәм «тәмле сыйлы» халык!

- Быелгы җәй һава торышы белән аяк чалырга тырышса да, бер төркем иҗат кешеләре әлмәтлеләргә җәйге кәеф тудыра алды. Халыкны урамга алып чыгу бик үк рәхәт эш түгел, әмма сез моңа ирештегез. «Мәдәни мохит»ны беләләр, көтеп алалар. «Татнефть» мәдәниятне күтәрүгә саллы өлеш кертә. Озакламый кабат зур концертлар да башланып китәчәк, дөньяга танылган музыкантлар, җырчылар килүен көтәбез, - дип уртаклашты «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин.

«Мәдәни мохит» быел шәһәр белән генә чикләнеп калмады, ул авылларга да барып җитте. Хәзер шимбә көннәрендә сала халкы да кичләрен урамда җырлап-биеп уздыра.

- Безнең хезмәткә хак бәяне халык куя. Аларның социаль челтәрләрдә юллаган фикерләренә караганда, «Мәдәни мохит» күңелле уза, күтәренке кәеф бүләк итә. «Татнефть» әлеге проектка зур өметләр баглап башлангыч биргән иде, без ышанычны аклаганбыздыр дип уйлыйм, - диде мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина.

Рәхмәт хатлары һәм сертификатларга ия булучылар исә проектның дәвамлы булуын теләде, аның шәһәргә һәм авылларга яңа сулыш өрүен, халыкны мәдәният дулкынына җәлеп итүен билгеләде. Дәвамлы булачагында

шик юк, әлбәттә. Рәхәт мизгелләрдән, яхшы күренешләрдән баш тарту мөмкин түгеллеге барыбызга да мәгълүм, димәк, ул гел кабатланып торачак. Кышкы «Мәдәни мохит»ка да ерак калмады, күз ачып йомганчы аларында да очрашулар башланып китәчәк.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

 

· Май-сентябрь айларында «Мәдәни мохит» проекты кысаларында 547 чара уздырылган.

· Аларда 8000 кеше катнашкан.

· 108 мең кеше тамаша кылган.

· Иҗади проект 2016 елда булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса