Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Валерия кызын рэперга кияүгә бирә

Әле күптән түгел генә җырчы Валерия 25 яшьлек кызының рэпер егетне сайлавы белән канәгать түгел иде. Әмма вакыт узу белән Валерия үз фикерен тамырдан үзгәртте һәм хәзер ул Анна Шульгина белән рэпер Слэмның никахларын хуплый.

Дүрт ел элек җырчы Валериянең кызы Анна Шульгина ниндидер Сергей белән мөнәсәбәтләрдә торулары хакында белдергән иде.

Слэм Аннага берничә композиция яздырырга тәкъдим иткән, ә күпмедер вакыт узгач, алар арасында хисләр кабынган. Башта Шульгинаның якыннары бу романга каршы булган.

"Мин Кавказда үстем. Кагыйдә буенча, ир-егет кәләшенең әти-әнисенә шалтыратырга һәм: «Мин сезнең кызыгыз белән очрашам, киләчәккә җитди планнар бар», – дип әйтергә тиеш. Ул моны эшләмәде», — ди Валериянең ире Иосиф Пригожин баштагы мәлдә. Аның белән ул чакта Валерия үзе дә килешә. Хәзер исә хәлләр башкача...

 

Фото: Инстаграм

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса