Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсы күрсәтеләсе көннәр билгеле

Резеда Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсының премьерасы сентябрь аенда булды.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры «Сөембикә» операсын 13-14 апрель көннәрендә күрсәтәчәк. Театр рәсми сайтына апрель аена афиша элгән.

  • Резеда Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсының премьерасы сентябрь аенда булды. Ул анда ике көн күрсәтелде. Операның Шаляпин фестивале программасына кертелмәве декорация урнаштыруга бәйле техник сәбәпләргә бәйләп аңлатылды.

Спектакльнең куючы режиссеры - Юрий Александров. 

«Сөембикә» операсы татар артистлары күп катнашуы белән үзенчәлекле. Төрле составларда Гульнора Гатина, Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров һәм башкалар катнаша.

«Сөембикә» операсында 13-14 апрель көннәрендә кемнәр җырлаячагы әлегә мәгълүм түгел

 

Фото: Рамиль Гали/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса