Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сәнгать осталары Әлмәттә бушлай концерт куйды [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләрне танылган артистларның бушлай концертлары белән сөендереп кенә торалар.

Татарстаның сәнгать осталары бу юлы бер-бер артлы ике урында чыгыш ясады. 
Яшьләр үзәге дә, Түбән Мактаманың Мәдәният сарае да тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Татар халкының матур җырларын тыңларга йөрүчеләр арасында яшьләрнең арта баруы шатландыра. 
– Шулай шәһәр, район, авыллар буенча йөрүебезнең максаты – халык белән очрашу, аларга күңелле мизгелләр бүләк итү. Чыгышларыбыз ихластан, тамашачыларыбыз янына яратып киләбез, – диде Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах. 
Безнең һәрберебез үз хезмәте, таланты белән бүгенгенең һәм киләчәк нигезен төзи, традицияләрне, рухи һәм әхлакый байлыкларны дәвам итә. 
– Безнең һөнәр гадәттән тыш хәлләр органнарында хезмәт куючыларныкы, спортчыларныкы кебек булмаса да, артистлар да үзләренең иҗатлары белән гражданлык позициясен үтиләр. Мин шушында яшим, илгә хезмәт итәм, аның киләчәктә дә чәчәк атуын, тормышыбызның тотрыклы булуын телим. Төрле җирләрдә, хәтта чит илләрдә дә чыгыш ясарга туры килә. Һәрвакыт Татарстаннан, Россиядән булуым белән горурланам. Бары тик бергә булып кына күркәм нәтиҗәләргә ирешергә була, – диде Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева да. 
Яраткан артистларыбыз белән килешми мөмкин түгел, өйдә утырып, гел зарланып кына без берни үзгәртә алмыйбыз. Киләчәк үзебезнең кулларда, без аны үзебез сайлыйбыз. Шуңа да 18 мартта сайлауларда катнашу кирәк. 
Илназ Бах һәм Айгөл Бариевадан тыш Әлмәткә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Артур Шөгаепов, «Казан кичләре» бию ансамбле килгән иде. Һәрбер чыгыш озакка сузылган алкышлар белән кабул ителде. Программа, чыннан да, халыкның яраткан җырларыннан, хитлардан төзелгән. Концертта Әлмәт үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Алар безнең районда да талантлар күплеген раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса