Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Шәһәр бизәкләре» Әлмәткә 10 бүләк ясады

Әлмәттә «Фрукты» арт-төркеменең тәҗрибәле рәссамнары җитәкчелегендәге «Шәһәр бизәкләре» дигән урам сәнгате лабораториясе үз эшен төгәлләде.

Әлеге чара «Алтын алмалар турындагы әкиятләр» программасы кысаларында уза торган «Минем шәһәр, минем урам» вакыйгалар сериясенең дәвамы булды.

Арт-төркем рәсссамнары командасы өчен һәр шәһәр – лаборатория. Алар башта мохитне тикшереп, яңа урынның рухын тоярга тырышалар һәм соңыннан гына үз арт-объектларын булдыру белән шөгыльләнәләр. Рәссамнарның эшләре беренче караштан ук күзгә ташланмый. 

Лабораториядә катнашучылар урам сәнгате һәм паблик-арт белән конкрет мисалларда таныштылар, төрле жанрларны һәм юнәлешләрне өйрәнделәр, күп катламлы трафарет ясау техникасына ия булдылар һәм үзләре дә стрит-арт рәссамы булып карадылар. 

Дәресләрнең практик өлеше шәһәр киңлеген өйрәнү буенча сәяхәтләрдән торды. Чөнки урам рәссамы өчен иң мөһиме - узып баручы тамашачы белән аралашу мөмкин булган урынны тою. Лабораториядә катнашучылар үз эшләре өчен потенциаль объектларны эзләделәр, иҗади күзаллау һәм игътибарлылык күнекмәләре булдырдылар, урам объектларын фотога төшереп, ясалган сурәтләрне анализладылар һәм идеяләрләр штурмын ясадылар. Аннан соң эскизлар әзерләп, трафаретлар ясый башладылар. 

Лабораториянең соңгы көнендә, ягъни 4 августта, алар үз иҗат җимешләрен тәкъдир иттеләр. Хәзер инде стрит-арт-рәссам ролендә, һәр катнашучы үз объектын тәкъдим итте:эшнең концепциясен һәм мәгънәсен ачып бирде, аны бу эшкә нәрсә рухландырганы һәм тормышка ашырганда нинди кыенлыклар барлыкка килүе белән уртаклашты.  Лаборатория кысаларында барлыгы 10 эш барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса