Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Рухият" фонды яңа китапларын тәкъдим итте

Әлмәттә “Татнефть” компаниясенең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе булды. Чара "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында узды.

Менә 20 елдан артык инде әлеге фонд туган ягыбызның талантлы шәхесләренә ярдәм кулын суза, аның бай милли традицияләрен ныгыта.

Бүгенге көндә "Рухият” программасы буенча ике йөздән артык китап дөнья күргән. Алар өч йөз меңнән артык  тираж  белән татар, рус, чуваш һәм инглиз телләрендә нәшер ителә. Бастырылучы китаплар исемлеге “Рухият”  тарафыннан төзелгән махсус белгечләр комиссиясе тарафыннан сайлап алына.

-  Безнең төп максатыбыз – туган ягыбызда яшәп, каләм тибрәтүчеләрне бастыру,  аларның иҗатларын халыкка чыгару, – дип билгеләп үтте «Татнефть» компаниясенең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Быел бу программа тарафыннан Татарстан авторларының 7 китабы нәшер ителде. Әлеге исемлеккә Ризаэддин Фәхреддиннең “Сәлимә яки Гыйффәт”, Таһир Шәмсуаровның “Аклыкка сыену”, Ольга Стрелкова-Костюнинаның  “Осень в Бугульме”, Факил Сафинның “Әйдәгез, дуслашыйк!”, София Гарифуллинаның “Нет на земле другого Вас...”,  Зилә Мөдәррисованың “Тамгалы кеше” һәм Николай Садовинның “Блокнот журналиста” китаплары керде.

Бу китаплар бүләк итеп Татарстан китапханәләренә һәм Россиянең  татарлар яшәгән башка субъектларына да тапшырылачак. Әлеге бүләкләр китап сөючеләрнең күңеленә хуш килер дип ышанып калабыз.

Чараны үз чыгышлары белән Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар һәм эстраданың матур җырлы гаиләсе  Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар бизәде.

 

Фото: Наил Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса