“Наше время – Безнең заман” телевизион фестивале гаризалар кабул итә
Мәдәният. Сәнгать

“Наше время – Безнең заман” телевизион фестивале гаризалар кабул итә

Оештыручылар эшләүче яшьләр иҗатының "Наше время - Безнең заман" VI республикакүләм телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавын игълан итә.

Фестиваль 2013 елдан бирле  уздырылып килә. Аның төп максаты – эшче яшьләрнең  рухи һәм интеллектуаль байлыгын һәм сәләтләрен  ачу; яшьләрнең социаль адаптация дәрәҗәсен күтәрү; белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү.

Быел фестиваль Татарстан Республикасында август аеннан ноябрь аена кадәр узачак.

 

Фото:http://almetievsk-ru.ru