Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Маэстро белән Әлмәт кызының хыялы тормышка ашты

Юрий Башмет җитәкчелегендәге «Солисты Москвы» камера оркестры Әлмәттә искиткеч концерт бирде.

СССРның халык артисты, СССР дәүләт премиясе һәм дүрт тапкыр Россия дәүләт премиясе лауреаты, дирижер, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Юрий Башметның Әлмәткә икенче тапкыр килүе. Узган килгәнендә нефтьчеләр башкаласы аны кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән шаккатырган иде. «Дөньяның күп илләрендә булып та, бу кадәр чәчәк бүләк иткәннәре булмады», дидгән иде ул. Бу юлы да тамашачы аңа соклануын һәм рәхмәтен җиткереп, чәчәкләр белән сәхнәгә еш күтәрелде. Әмма маэстроны монысы түгел, ә башкасы гаҗәпләндерде: «Солисты Москвы» оркестрына кушылып, фортепиянода уйнаган Әлмәт кызы Азалия Зарипова аның тарафыннан зур бәя алды.

- Кем сине бу кадәр оста уйнарга өйрәтә дип кызыксындым Азалиядән. Чөнки ул 3-4 кенә нота башкарды, әмма иң авырларын. Яшь булса да яхшы уйный, тәҗрибәле. Кыз хаклы рәвештә укытучысын мактады, - дип кыйммәтле сүзләрне җиткерде Юрий Башмет.

Азалия – Әлмәт музыка көллиятенең 2 нче курс студенты, «Сандугач сайрар илем» фестиваленең гран-при иясе, «Татнефть» Хәйрия фонды стипендиаты. Әлеге дәрәҗәләргә ул җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Шиһапова белән ирешкән. Ә әлеге концертта үзенең оркестр белән чыгыш ясаячагын белгәч, кыз аеруча нык дулкынланган.

- Бу минем өчен дебют булды. Беренче тапкыр оркестр белән уйнадым. Һәркемгә дә мондый бәхет тәтеми. Бу бит гади оркестр түгел, камера оркестры, Юрий Башмет җитәкчелегендә! Мондый могҗизалар бары тик Әлмәттә генә була ала. Бары тик «Татнефть» белән генә хыяллар тормышка аша, - дип хисләре белән уртаклашты Азалия.

Зал оркестрны да, үзебезнең йолдызчыкны да җылы кабул итте. Ул, һичшиксез, илаһи бер мохит булып истә калачак. Концертның тагын бер үзгә ягы - театр һәм кино актеры Григорий Сиятвинданың оркестрга кушылып, Пушкинның «Моцарт һәм Сальери» әсәрен укуы. Башмет белән Сиятвинда беренче тапкыр гына бергә чыгыш ясамый. Әлмәтлеләргә аларның нәкъ шушы программаны тәкъдим итәсе килгән.

- Сездә публика әзер, музыканы кабул итә белә. Беренче әсәр яңгырау белән үк бу сизелде. Кайда алкышларга кирәклеген дә беләләр. Ә кул чабулар ихлас, - дип бәяләде Әлмәт тамашачысын маэстро. – Биредә бизнес мәдәниятне үстерүгә ярдәм итә. Компаниягә рәхмәт! Без тамашачы өчен чыгыш ясыйбыз. Сез исә музыка, сүз туу шаһитлары.

«Солисты Москвы» оркестры үзенең осталыгы белән меңләгән тамашачыны баш идергән. Биредә һәркем – соло чыгыш ясый ала торган халыкара конкурс лауреаты. Коллектив үз җанрында дөньяда иң яхшысы санала. 27 ел эчендә алар 50 илдә меңләгән концерт биргән, Россиянең 50 гә якын шәһәрендә чыгыш ясаган. Әлеге исемлектә Әлмәт тә бар. Маэстроның иҗади даһилыгына гашыйк тамашачы кабат аның килүен көтеп кала.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Наил Гатауллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса