Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр алтын бүләккә ия булды [+ФОТО]

Шушы көннәрендә Казанда “Алтын лира” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды.

Ул мәктәптән тыш республика үзәге һәм “РИТМ” Халыкара фестивальләр үзәге тарафыннан инде берничә ел рәттән уздырылып килә. Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Россиянең Чабаксар, Пермь, Түбән Новгород, шулай ук Витебск, Донецк, Дүшәнбе шәһәрләреннән килгән иҗат әһелләре биредә көч сынашты. 
“Туган җир” номинациясендә Габдрахманның “Сәрбиназ” халык фольклор ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Айдар Газизуллин җитәкчелегендәге бу ансамбльнең (хореограф Рәзилә Хәкимова, аккомпаниатор Айнур Сәйфиев) тәүге җиңүләре генә түгел. Алар моңарчы да бик күп халыкара, илкүләм бәйгеләр җиңүчеләре дип танылды. 
Әйтергә кирәк, “Алтын лира” фестиваленә һәвәскәрләр дә, шулай ук профессионаллар да – солистлар һәм иҗат коллективлары да чакырулы иде. Йөзләгән катнашучы арасыннан безнекеләрнең җиңеп чыгуы нефтьчеләр төбәге өчен зур мәртәбә өсти.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса