Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт шагыйрәсе балаларны сөендерде [+ФОТОЛАР]

Әле яңа гына табадан балалар өчен язылган тагын бер татарча китап төште.

«Күрше әби алмасы» – Кәләй авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Зинаида Захарованың бу китабы әнә шулай дип атала. Татарстан китап нәшриятендә чыгарылган басманың һәрбер бите игътибарны җәлеп итеп, эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр белән бизәлгән. Бу шагыйрәнең унынчы китабы булып чыкты. 
– 10 китапның 6 сы балаларга багышланган. Оныкларым тугач, мин алар белән бергә балачак дөньясына чумдым һәм үзем дә балалар өчен иҗат итә башлавымны сизми калдым, – ди шагыйрә. 
Зинаида Захарова әдәбиятка соң, лаеклы ялга чыккач кына килә. Беренче китабы 2010 елда басыла. 7 ел эчендә 10 китап. 
– Балалар язучысы булу катлаулы да, җаваплы да, четерекле дә. Һәркем бу юнәлештә яза алмый. Чөнки үтемле әсәрләр иҗат итү өчен балаларны аңлый, аларның фикерен үзең аша үткәрә, сабыйлар теле белән сөйләшә белергә дә кирәк. Зинаида Захарова әнә шундыйлардан. Ул тырыш, тиз иҗат итә торган шагыйрә. Татар теленә карата нинди генә вәзгыять булса да, шулай иҗат итүне дәвам итүебез, китаплар чыгару туган телебезнең яшәгәнлеген дәлилли торган чара, – диде Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев. 
Соң булса да, уң булсын, диләр. «Тылсымлы сарай» китабы белән шагыйрә Рафаил Төхфәтуллин премиясенә лаек була. Ә узган ел зурлар өчен язылган «Нурлы җиһан» аны тагын сәхнәгә күтәрә, бу юлы Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләген алу өчен. 
– Мин язарга яратам. Укырга, ятларга җиңел булсын өчен сүзләрнең гадиерәген кулланырга тырышам. Максатым – шигырьләрем аша балаларның туган телләрен белүенә, яратуларына этәргеч бирү. Туган тел бит ул синең рухи байлыгың. Без, керәшен татарларының туган теле – татар теле. Минем өчен туган тел – дөньяга таяну ноктасы. Китабың басылып чыккач, тагын да канатланып китәсең, – ди ул. 
Яңа китапны тәкъдирләү кичәсе 3 нче мәктәптә үтте. Шагыйрә 18 ел буе биредә математика фәненнән укыткан. Әмма ул чакта мөгаллимә укучылар хөкеменә шигырьләрен чыгармаган. 3 нче мәктәп коллективы кунакларны бик җылы кабул итте. Чарага ныклап әзерләнгәннәре сизелде. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иҗат кешесе өчен шуннан да шатлыклырак мизгел бар микән – синең әсәрләреңне беләләр, укыйлар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова Зинаида Захарова сүзләренә язылган җырларны башкарды. Каләмдәшләр, элеккеге хезмәттәшләр иң изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса