Декабрь башында 56 яшьлек Николай Бандуринның йорты янган.
Хәзер юморист һәм аның хатыны хастаханәдә ята. Табиблар Бандуринны яңа елга чыгарырга вәгъдә итә. Дөрес, бәйрәмне ул үз фатирында түгел, ә вакытлыча яшәү урынында каршы алачак.
«Кривое зеркало» артисты Николай Бандурин янгында йортын югалтса да, оптимизмын югалтмаска тырыша. Юморист әлегә хастаханәдә − аның тәненең сигез проценты янган. Ә хатыны Маринага беренче һәм икенче дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре диагнозы куелган, аның бигрәк тә башы һәм сул кулы аеруча нык зыян күргән.
Автор: Александра Иванова
Фото: Инстаграм