Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова ник рус телендә җырлый

Татар теле бетә дип борчылабыз, сайтыбызда рус эстрадасы турында язсак, язылучыларның ачуы килә, «Безнең эстрада җитмиме сезгә», диләр. Бер караганда алар берни белән дә аерылмый бит инде, татар эстрадасының да күбесе авыз тутырып татарча сөйләшә белмиләр.

Эстрадабызның популяр җырчылары да рус телендә җырлауга күчеп баралар, Гүзәл Уразова да үзенең рус телендә «Любили» дип аталган җыр яздыруы турында хәбәр итте. Ни өчен эшләнелә икән бу? Аудиторияне зурайту максатыннанмы? Яшьләребез татар телен популяр җырларда булса ишетәләр дип сөенеп торганда, җырчылар да рус теленә күчә баралар түгелме?! Ә сез ничек уйлыйсыз, татар артистларына рус телендә җырлау кирәкме?

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса