Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлнара Тимерҗанова: Өченче бала табарга җыенган көннәрем

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова белән cоңгы тапкыр өч ел элек сөйләшкәндә, бәби табарга җыенган көннәре иде. Бүген кызы Айзифага 3 яшь тә 2 ай. Инде җырчы аңа сеңелкәш яки энекәш алып кайту турында уйлый.

— Гаиләдә биш бала үстек. Иң олы апам Рүфинә быел 51 яшендә әни булды. Миңа әле 42 яшь кенә. Бүген табибка күренергә бардым, сөенеп кайттым, — дип шатлыклы елмайды Гөлнара. — Улым Идел белән кызым Айзифаның яшь аермасы — 15 ел. Кызымның үзеннән бераз зуррак туганы булуын телим. Шуңа күрә өченче бала табарга җыенган көннәрем. Бала миңа яшәргә көч бирә. Аңа кирәклегеңне тою җаваплы да, рәхәт тә. Балалар күп икән, гаилә ныграк, матуррак була. Иремә нәсел дәвамчысы табасым килә.

 

Гөлнара Тимерҗанова 2006 елда карынында чакта ук икенче баласын — малаен югалта. Шуннан бер ел үтүгә, 12 ел яшәгән ире белән аерылыша. Уртак балалары Иделгә бүген 18 яшь. Дүрт ел ялгызы көн күргәч, булачак икенче ире (үзеннән яшьрәк) Ильер белән очраклы рәвештә автосервиста таныша. 2013 елның 16 гыйнварында Лаеш районы Зимняя Горка авылы егете белән никах укыталар. 

 

— Аллага шөкер, тормышымның авыр, сынаулы еллары артта калды, — ди Гөлнара. — Хәзер гаиләм түгәрәк, күңелем тыныч. Дүрт ел элек ирем белән уртак төзелеш бизнесыбызны булдырдык. Шуңа ул командировкаларга еш йөри. Безнең янга атна саен кайта...

 

 

 

 

 

 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса