Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гимназиядә «Сөембикә-2018» бәйгесе узды [+ФОТОЛАР]

Әлеге бәйге инде 24 ел рәттән уздырыла. Әйтергә кирәк, Әлмәттә моңа тиң бәйге башка юк!

Яшь буында милли гореф-гадәтләрне, хатын-кызларга хас иң күркәм сыйфатларны саклап калуны максат итеп куйган бәйгенең быелгы мәртәбәле кунагы булган режиссер Ильяс Гәрәев чараны үз күзләре белән күргәч, әнә шулай диде. Һәм монда хаклык та бар. Хатын-кызларның матур сыйфатларын алга чыгару, тыйнаклыкны һәм итәгатьлелекне яшь буында пропагандалау буенча бу бердәнбер чара булып тора. 
Бәйге кагыйдәләре буенча биредә 10 нчы сыйныф кызлары катнаша ала. Билгеле, җыр-моңга, аш-суга сәләтле булу шарт. Быел Ханбикәдәй горур, матур һәм тырыш сигез кызны сәхнә түреннән күрә алдык. Бәйгенең гаилә ядкәре өлешендә кызларның ныклы әзерлекләрен күреп тә сөендек. Һәрберсе әби-бабайларыннан калган, буыннан-буынга килә торган, гаилә символына әверелгән кадерле әйберләрен алып килгән. 
Кызлар татар халкының баш имәс бердәнбер патшабикәсе язмышын да яхшы белә булып чыкты. Гомумән, быелгы конкурсантларның һәрберсе театрга гашыйк булуларын да дәллили алды. Шуңа күрә классик әсәрләр сәхнә түреннән чагылыш тапты. 
Быелгы Ханбикәне сайлап алу да җиңел булмады. Биюгә оста, тәмле телле Рүзилә Шәйдуллина «Сөембикә - 2018» титулына ия булса, һәрьяклап булган Әдилә Закировага «Сылубикә-Солтан» дигән исем бирелде. Эмилия Лукоянова «Зәвыклыбикә» исеменә лаек булды. Тулаем алганда, кызларның һәрберсе үз үрнәкләрендә патшабикәдәй матурлыкны да, акылны да, тыйнаклыкны да ачып бирә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса