Яшь популяр артист, Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов Инстаграм аккаунтында җылы котлау сүзләре язган.
Кичә, 13 гыйнварда Азатның сәхнәдәш коллегасы, якын дусты һәм... Гөлсирин Абдуллинаның туган көне иде. Ә Азатның туган көне шуның нәкъ икенче көнендә, ягъни бүген икән. Шул уңайдан җырчы көннәр алышынган мизгелләрдә «Гульсикны куып тоткан момент!», – дигән язу белән фото урнаштырды һәм якын кешесенә җылы сүзләрен җиткерде.
Шулай итеп Азат Гөлсиринне куып тотты бүген.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @azat_abitov