Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Артистлардан – шифалы дару

8 Март алдыннан хатын-кызлар якыннарыннан бүләкләрнең төрлесен кабул иткәндер. Ә менә сәнгатьнең джаз төрен яратучы гүзәл затларга гына түгел, ир-егетләргә дә «Татнефть» үзенчәлекле бүләк ясады: Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә джаз-фестиваль узды

Нефтьчеләр башкаласында тәүге мондый чара 2015 елның 18 февралендә уза. Шул көнне Әлмәттә джаз-клубка нигез салына. Беренче кечкенә юбилейга – клубның биш еллыгына багышланган концертта Олег Якимочев җитәкчелегендәге коллектив та, Мәскәүдән, Ярославльдән килгән музыкантлар да катнашты. Ә инде махсус кунак – океан артыннан ук. Ул күренекле джаз музыкантлары – җырчы Элла Фицджеральд белән басист Рэй Браунның улы - кече Рэй Браун.

Кичә Олег Якимочевның рәхмәт сүзләреннән башланды. Башлап җибәрергә, аякка басарга ярдәм итүче һәм бүген дә ярдәменнән ташламаучы, алтынчы ел генераль спонсор булып торучы - «Татнефть» компаниясе, ә үз сәхнәсенә кабул итүче – Әлмәт татар дәүләт драма театры. Рәхмәт сүзләре шулай ук музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева исеменә дә яңгырады. Әйтергә кирәк, джаз-клубтагы музыкантларның барысы да диярлек әлеге уку йортыннан.

Концертның беренче бүлегендә әлмәтлеләр чыгыш ясады.

- Иң беренче фестивалебездә җырлаган кечкенә кызны күпләр хәтерлидер, ул инде хәзер үсеп, буйга җитте, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышлар яуларга өлгерде, без аның белән горурланабыз, - диде О.Якимочев.

Әйе, Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбендә укучы Аделина Джаффарова мәшһүр музыкант Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды тарафыннан үткәрелүче «Москва встречает друзей» концертында катнашты, быел «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы тарафыннан үткәрелүче «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестиваленең «вокал-соло» номинациясендә Гран-при яулады.

Джаз-клубның тагын бер горурлыгы – 1 нче каналда балкыган «Татнефть»нең КВН командасы әгъзасы Светлана Малюткина. Бүгенге көндә ул «Татнефть» Хәйрия фондында эшли. Аның башкаруындагы җырларны тамашачылар көчле алкышлар белән кабул итте.

Концертта джаз классикасы да, заманча көйләр дә яңгырады. Төрле стильләрнең бергә кушылуы, билгеле әсәрләрнең оригиналь эшкәртмәләре тамашачыларны битараф калдырмады.

Әлбәттә, фестивальгә килүчеләр зур түземсезлек белән Лос-Анджелестан килгән Рэй Браунны көтте. Джазга мәхәббәт аңа ана сөте белән кергән дисәң, һич тә ялгыш булмас. Шул мохитта үскән, балачагын әнисе Элла белән гастрольләрдә үткәргән Рэйның бу юлны сайлавы табигый. Әмма кече Рэй данлыклы әти-әнисенең күләгәсе булып калмаган, үзе дә югары үрләр яулаган. Тамашачылар аны кат-кат сәхнәгә чакырды, көчле алкышлады, чәчәк бәйләме бүләк итте. Инглиз телендә аралашса да, рәхмәт сүзләрен рус телендә җиткерде.

Җанлы музыка, күңелгә ятышлы көйләр әлмәтлеләргә язгы авитаминоз чорында шифалы дару кебек булды.

Наилә ГАНИЕВА

Наил ГАТАУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса